Презентация на тему Устное народное творчество татарского народа

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:

1
1нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән “Халык авыз иҗаты” темасына...
1нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән “Халык авыз иҗаты” темасына презентация .
2
Халык авыз иҗаты
Халык авыз иҗаты
0
Благодаря этой рекламе сайт может продолжать свое существование, спасибо за просмотр.
3
Максат: 1.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру. 2.Укучыларда ана тел...
Максат: 1.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру. 2.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. 3.Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
4
Халык авыз иҗаты әсәрләре: 1.Бишек җырлары 2.Такмаклар 3.Такмазалар 4.Санамы...
Халык авыз иҗаты әсәрләре: 1.Бишек җырлары 2.Такмаклар 3.Такмазалар 4.Санамышлар 5.Табышмаклар 6.Мәкальләр 7.Әкиятләр 8.Мәсәлләр 9.Тизәйткечләр 10.Мәзәкләр
5
Кайбер әкиятләрнең,табышмак, җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының а...
Кайбер әкиятләрнең,табышмак, җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының авторы бер генә кеше түгел, ә бик күп кешеләр була. Андый әсәрләрне халык иҗаты диләр. Бу әсәрләр бик борынгы чорлардан ук телдән телгә күчеп килгән, шуңа күрә аларны халык авыз иҗаты дип тә йөртәләр.
6
Мәкаль – халыкның тормыш тәҗрибәсен туплаган кыска, тирән мәгънәле төгәл җөм...
Мәкаль – халыкның тормыш тәҗрибәсен туплаган кыска, тирән мәгънәле төгәл җөмләләр ул. Мәкальнең төп мәгънәсе “сөйләп,әйтеп бирү”дигәнне аңлата.Төп максаты – фикер әйтү.
7
Мәкальләр Тән биргән дә ана, Сөт биргән дә ана, Тел биргән дә ана, Көй биргән...
Мәкальләр Тән биргән дә ана, Сөт биргән дә ана, Тел биргән дә ана, Көй биргән дә ана. Ата –анаң чын дустың, Дус – ишләрең юлдашың.
8
Бишек -яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асылмалы ят...
Бишек -яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асылмалы ятак яки йоклату урыны.
9
Бишек җыры - бишектәге баланы тирбәтеп йоклатканда, юатканда җырлана торган...
Бишек җыры - бишектәге баланы тирбәтеп йоклатканда, юатканда җырлана торган җыр.
10
Бишек җыры. Әлли – бәлли бәүкәем, Җан йөрәгем, нәнкәем, Рәхәт кенә тынычлап...
Бишек җыры. Әлли – бәлли бәүкәем, Җан йөрәгем, нәнкәем, Рәхәт кенә тынычлап Йоклап китәр бәбкәем...
11
Бишек җырлары. Әлли – бәлли итәр бу, Йокыларга китәр бу. Бәү – бәү итеп,күз...
Бишек җырлары. Әлли – бәлли итәр бу, Йокыларга китәр бу. Бәү – бәү итеп,күз йомып Изрәп кенә китәр бу. Алма кебек тәгәрәп Үсеп буйга җитәр бу, Абыйлары артыннан Мәктәпләргә китәр бу. Мәктәпләрдә укыгач, Галим булып җитәр бу.
12
Сораулар: 1.Назлап әйтелә торан “бәүкәем,җан йөрәгем, нәнкәем, бәбкәем”сүзләр...
Сораулар: 1.Назлап әйтелә торан “бәүкәем,җан йөрәгем, нәнкәем, бәбкәем”сүзләрен әниең сиңа әйтәме? 2. Бишек җырларын җырлаганда, ана баласына нинди теләкләр тели? 3.Әниең сиңа нинди бишек җырлары җырлады икән?
13
Тел шомарткычлар – авазларны дөрес әйтер өчен кулланыла торган шигъри әсәрлә...
Тел шомарткычлар – авазларны дөрес әйтер өчен кулланыла торган шигъри әсәрләр. Карамага карама Карама, карама,карамага карама, Карамага карасаң, ике күзең карала. ( карама – ясень)
14
Такмаклар – бию өчен яки күңел ачу өчен әйтелә торган халык иҗаты әсәрләре. Б...
Такмаклар – бию өчен яки күңел ачу өчен әйтелә торган халык иҗаты әсәрләре. Бие,бие,бие әле, Биегәнең юк әле, Сине матур бии диләр, Биетеп карыйк әле. Челтәр икән якасы, Бигрәк матур тәңкәсе, Аккош микән,былбыл микән Моны үстергән әнкәсе.
15
тәңкә – монета аккош – лебедь былбыл - соловей
тәңкә – монета аккош – лебедь былбыл - соловей
16
Санамышлар – кайбер уенны башлап җибәргәндә балалар арасында әйтелә торган ү...
Санамышлар – кайбер уенны башлап җибәргәндә балалар арасында әйтелә торган үзенә бер төр тезем сүзләр.
17
Санамыш. Кура җиләк Бер чиләк, ике чиләк, Өч чиләк, дүрт чиләк, Биш чиләк,ал...
Санамыш. Кура җиләк Бер чиләк, ике чиләк, Өч чиләк, дүрт чиләк, Биш чиләк,алты чиләк, Җиде чиләк,сигез чиләк, Тугыз чиләк – кура җиләк!
18
Табышмак – зиһен ачкычы Төп мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүзне...
Табышмак – зиһен ачкычы Төп мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүзне табышмак диләр.
19
Җире ак, Орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар.
Җире ак, Орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар.
20
Агач түгел – яфраклы, Күлмәк түгел – тегелгән, Кеше түгел – сөйли, Нәрсә ул?
Агач түгел – яфраклы, Күлмәк түгел – тегелгән, Кеше түгел – сөйли, Нәрсә ул?
21
Мәзәк – күңел ачкычы Саф һавада йөри Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең? Ут юк...
Мәзәк – күңел ачкычы Саф һавада йөри Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең? Ут юк иде. Ә телевизор карадыңмы соң? Аны бит мин караңгыда карадым.
22
Сорауларга җавап бир: 1.Син нинди табышмаклар беләсең? 2.Уен вакытында нинди...
Сорауларга җавап бир: 1.Син нинди табышмаклар беләсең? 2.Уен вакытында нинди санамышлар кулланасыз? 3.Нинди мәзәкләр беләсең? Киңәш:”Сабантуй” газетасында чыгып бара торган мәзәкләр,табышмак, санамыш,һәм әкиятләрне укы, ошаганын дәфтәреңә яз.
23
Кулланылган әдәбият: 1.Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х.Мияссарова. Дәреслек “Әдәби уку”...
Кулланылган әдәбият: 1.Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Дәреслек “Әдәби уку” 2. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова.”Әдәби уку” методик кулланма. 3.Нәкый Исәнбәт.”Балалар фольклоры” 4. “Иң матур сүз” төзүче К.В.Закирова.”Мәгариф”нәшрияты.
X

Чтобы скачать данную презентацию, порекомендуйте её своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить презентацию