• Учителю
  • Другое
  • Урок по татарской литературе для 10 класса «Жизнь и творчество великого татарского драматурга Карима Тинчурина»

Урок по татарской литературе для 10 класса «Жизнь и творчество великого татарского драматурга Карима Тинчурина»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Күпкырлы талант иясе: үзе драматург, үзе артист, үзе режиссёр, үзе театрны оештыручы, үзе шагыйрь Кәрим Тинчурин иҗаты мәктәп программасында 7 нсе сыйныфта да, 10 нчы сыйныфта да өйрәнелә. Язучының кайсы да булса әсәрен өйрәнә башлаганчы, гадәттә аның тормышына һәм иҗатына
предварительный просмотр материала

Усали муниципаль бюджет учреждениесе

«Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе»

Татарстан Республикасы Мамадыш районы



«Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты»

(дәрес эшкәртмәсе)






Дәреснең максаты:

Укучыларны К.Тинчуринның иҗаты һәм тормышы хакындагы мәгълүматлар белән таныштыру. К.Тинчурин иҗатына карата кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Шәхес иҗатын өйрәнү аша балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

К.Тинчурин тормышын өйрәтү барышында репрессия корбаннары язмышы фаҗигасен күрсәтү.

Җиһазлау: презентация, язучы турында альбом.


Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты.

  2. Актуальләштерү. Өй эшләрен тикшерү.

  3. Яңа теманы аңлату һәм ныгыту:

Укучылар, дәресебезне дәвам итик. Бүген без сезнең белән К.Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Безнең бүгенге дәресебез беркадәр үзенчәлекле булыр. Дәресне без телдән журналга күзәтү дип атыйк һәм аның беренче битен ачыйк.

Беренче бит. Кәрим Тинчуринның тормыш юлы. Күренекле драматург, Татарстанның атказанган артисты Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 нче елның 15 нче сентябрендә хәзерге Куйбышев өлкәсе Бедно-Демьян районы Таракан авылында крестьян гаиләсендә туа. Бала вакытта ук авыр крестьян тормышын үз җилкәсендә татый. Әнисе Мәхмүдә 13 яшьлек Кәримне "бәхет эзләргә" дип Казанга җибәрә. 1900 нче елда К.Тинчурин мәдрәсәгә укырга керә. Биш ел буе шунда коръән ятлый. Ләкин аны бу мәдрәсә белеме канәгатьләндерми. Ул үзлегеннән укый, ахырда мәдрәсәне ташлап чыга.Ул яза башлый.Башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза. Бераздан драматург булып таныла.

Укучылар, экранга карагыз әле. Монда сез К.Тинчуринның әтисе Гали абзыйны һәм әнисе Мәхмүдәне күрәсез. (Слайд №1,2)


К.Тинчурин тормышын гимназистка Заһидә белән бәйли, шулай итеп язучының бәхетле гаилә тормышы башлана. Экранда сез К.Тинчуринның булачак тормыш иптәше Заһидәне күрәсез.Бу фотолар аларның гаилә архивларында сакланган.Заһидә фотоларда тормыш иптәше К.Тинчурин белән, хезмәттәш дуслары белән төшкән. (Слайд № 3-6).


Иҗат юлында Тинчурин үзен күпкырлы талант иясе буларак танытты. Ул драматург та, артист та, шагыйрь дә, режиссёр да.

Икенче бит. Тинчуринның әсәрләре.

"Моназара" (1906), "Хәләл кәсеп" (1910), "Шомлы адым" (1910-12), "Беренче чәчәкләр" (1913), "Назлы кияү" (1915), "Ач гашыйк" (1915), "Соңгы сәлам" (1916), "Җилкуарлар" (1916), "Йосыф-Зөләйха" (1917), "Сакла, шартламасын" (1918), "Зар" (1922), "Казан сөлгесе" (1923), "Сүнгән йолдызлар" (1923), "Тутый кош" (1923), "Американ" (1924), "Нәни абый" (1925), "Зәңгәр шәл" (1926), ""Ил" (1927), "Кандыр буе" (1930), "Корыч орчык" (1930), "Ударниклар бәйрәме" (1933), "Алар өчәү иде" (1935) һ.б., һ.б.(Слайд №7)

Бу исемлектә 26 әсәр күрсәтелгән. Шуларның бары тик өчесе генә башка авторлар белән берлектә язылган. Әсәрләрнең күбесе бүген дә театр сәхнәләреннән төшми.

Өченче бит. Тинчурин - артист.

Тинчурин - артист. Хәзерге Татар Дәүләт академия театрының беренче адымнары "Сәйяр" труппасыннан башланып китә. Ул труппаны җитәкли. 1922 нче елда Татар дәүләт театрын оештыра. Драматург, артист, режиссёр К.Тинчурин татар сәхнәсенең Габдулла Кариев кебек үк мәгънәви атасы була."Американ"да Искәндәр, "Сүнгән йлодызлар"да Надир, "Зәңгәр шәл"дә Булат, "Беренче чәчәкләр"дә Хәмит һ.б. шундый катлаулы образларны ул сәхнәдә үзе башкара.

Театр һәм әдәбият өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен аңа 1926 нчы елда Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә. (Слайд № 7-11)



Дүртенче бит. Тинчурин - драматург.

Тинчурин - драматург. Татар сәхнәсендә Тинчуринның "Сакла, шартламасын" (1918), "Казан сөлгесе" (1923), "Сүнгән йолдызлар" (1923), "Американ" (1924), "Зәңгәр шәл" (1926), "Ил" (1927), "Кандыр буе" (1931), "Алар өчәү иде" (1935) һ. б. әсәрләре ярты гасырдан артык вакыт инде, кабат-кабат куелып, бөтен тамашачының күңелен җәлеп итеп, дулкынландырып килә.(Слайд №14)

Драматург шактый бай, үзенчәлекле тормыш юлы уза. Революцион хәрәкәттә катнашкан өчен мәдрәсәдән куыла. Аңа урман каравылчысы булып та эшләргә туры килә. Аннан укытучы була.Тормыш сукмаклары аны "Сәйяр"га алып бара. Казандагы беренче Дәүләт театры труппасының җитәкчесе һәм режиссёры була.

К.Тинчуринның күп кенә пьесалары халык җырлары, егет һәм кызларының уеннары белән баетылып, музыкаль әсәрләргә әйләнгәннәр. "Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар", "Кандыр буе" кебек әсәрләрендәге хорлар, арияләр татар музыкасының кыйммәтле фондын тәшкил итәләр. Ә драматургка әсәрләренә музыка язарга иҗатташ дусты С.Сәйдәшев ярдәмгә килә.Бу дуслыкның нәтиҗәсе булып, ничә тапкыр карасаң да туйдырмый торган, искиткеч эчтәлекле, матур, музыкаль әсәрләр туа.

1936 нчы елның маенда Татарстан Республикасы зур тантана белән драматургның иҗат эшчәнлеге башлануга 25 ел тулуны билгеләп үтә. Татарстан язучылар Союзының соравы буенча ул әсәрләренең исемлеген төзеп бирә.

Бишенче бит. Тинчурин - шагыйрь.

Тинчурин - шагыйрь дә. Сәхнәдә, радиода, телевидениедә Тинчурин сүзләренә язылган җырларны без гел ишетәбез. Ярты гасырдан артык бу җырлар бер дә искермиләр, аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Тинчуринның озак еллар буе композитор Салих Сәйдәшев белән бергәләп эшләве бик табигый сыман. Аның тирән мәгънәле сүзләренә бары тик Сәйдәшев кенә музыка иҗат итә алыр иде кебек. 1922 нче елда Салих Сәйдәшевне Оренбургтан Казанга Кәрим Тинчурин чакырып китерә.Шул вакытта алар арасында иҗади дуслык башлана. Кәрим Тинчуринның күп кенә шигырьләренә көйләрне С.Сәйдәшев яза. "Булат җыры", "Кара урман", "Без кабызган утлар"һ.б.(Слайд № 12)


Алтынчы бит. Тинчуринның үлеме.

Моңа кадәр мәктәп дәреслекләрендә һәм башка тарихи чыганакларда К.Тинчурин 1947 нче елның 7 нче маенда үлде диеп язып килделәр. Ә драматургның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләр архив документларына һәм башка чыганакларга нигезләнеп, К.Тинчуринның үлеме 1938 нче елның 14 нче ноябре икәнен белделәр. Ул шәхес культы корбаны буларак шушы елда Сталин төрмәләренең берсендә атып үтерелгән.

К.Тинчурин безнең арабызда юк инде. Ә шулай да, әсәрләре аңа үлемсезлек алып килде. Ул тормышны яратты, оештырды, җитәкләде, язды, уйнады. (Слайд № 13-16).


Укучылар, без сезнең белән журналыбызның соңгы битен яптык. Сезгә бүгенге дәреснең кайсы моментлары иң истә калды? (Укучылар җаваплар бирәләр. Әңгәмә корыла, нәтиҗәләр ясала, йомгаклана)

Укучылар, Тинчуринның сөекле хатынының язмышы хакында нәрсәләр әйтә алабыз соң? (Башка репрессия корбаннарының хатыннарына нинди язмыш насыйп булса, Заһидә ханымга да күп авырлыклар кичерергә туры килә. Ләкин гомеренең соңгы елларында аңа тагын бер язучы,бүгенге көндә татар халык язучысы, төгәлрәк итеп әйтсәк, Р.Батулла һәм аның гаиләсе булышып тора. Алар Заһидә апаны соңгы юлга озата. (Слайд №17-18).

Укучылар, бер дәрес кысасында гына кеше гомере, иҗаты хакында сөйләп бетереп булмый. Шуңа күрә, К.Тинчуринның тормышы һәм иҗаты хакында тагы да күбрәк беләсегез килсә, интернетка кереп мәгълүматлар алырга мөмкин.

  1. Өйгә эш бирү: 1 вариантка 82-83 нче биттәге сорауларга җавап, икенче вариантка язучының тормышы турында сөйләргә.

  2. Йомгаклау. Өй эшенә биргән җавапларына, дәреснең йомгаклау өлешендә катнашуларына билгеләр кую.





если материал вам не подходит, воспользуйтесь поиском
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал